Хаҗипов
Нәҗип Нәкыйп улы
Теләче муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
Теләче авылы, Ленин урамы, 46 йорт
Телефон:
(84360) 2-11-89
Факс:
(84360) 2-16-66
E-Mail:
priomglav.tulachi@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
Хаҗипов Нәҗиб Нәкыйп улы 1957 елның 13 сентябрендә Татарстан АССРның Саба районы Сатыш авылында туа.

Белеме:
1983 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеге:
1974-1975 елларда – ТАССРның Саба районы “Марс” колхозы комбайнеры ярдәмчесе.
1975-1977 елларда – СССР Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә.
1977-1978 елларда – Казан дәүләт ветеринария институтының хәзерлек бүлеге тыңлаучысы.
1983-1985 елларда - ТАССРның Саба районы “Марс” колхозы баш зоотехнигы.
1985-1986 елларда – КПССның Саба районы комитетында авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы.
1986–1989 елларда - Саба районының Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы партия оешмасы секретаре.
1989–1992 елларда – Татарстан Республикасы Саба районының “Ильич” исемендәге колхозы рәисе.
1992–2000 елларда – Татарстан Республикасы Теләче районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең авыл хуҗалыгы продуктларын сатып алу һәм аларның сыйфаты буенча бүлек мөдире, баш дәүләт инспекторы.
2000–2001 елларда - Татарстан Республикасы Теләче районының халык депутатлары Советы рәисе урынбасары.
2001–2003 елларда – Теләче районы администрациясе башлыгы урынбасары – Теләче районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.
2003-2019 елларда – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары.
2019 елның октябреннән - Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе


Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре:
Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы.
“Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнә.

Гаилә хәле: өйләнгән, улы һәм кызы бар.
Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования