Алан авылы беренчелегенә хоккей ярышы

 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан авыл яшьләре арасында  Алан авылы беренчелегенә хоккей ярышы булып үтте. Уен нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны эшче яшьләр, 2 нче урынны студентлар, 3 нче урынны “Лачын”, 4нче  урынны өлкән уенчылар, 5 нче урынны мәктәп укучылары бүлеште. Балыклы авылы эшмәкәре Хадиуллин Хәким барлык командага да үзе әзерләгән бүләкләрне тапшырды. Бәйрәмгә килүчеләр барысы да тәмле итеп әзерләнгән  плаудан авыз иттеләр, кайнар коймак белән чәй эчтеләр.

 




Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 22:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International