Хәтер көне.

1941 елның 22 июне халкыбыз хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана. Ул көнне фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә илебезгә ябырыла. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан “Акчарлак” лагеренда 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелде. Җәмгыять белеме укытучысы Хәсәнова А.М.  әзерләгән “Бөек еллар алдында баш иябез” дип исемләнгән чарада балалар әби-бабайларының Бөек Ватан сугышы чорындагы авыр хезмәтләре, истәлекләр белән таныштылар,  һәлак булган авылдашларны искә алдылар.

  

Соңгы яңарту: 2016 елның 22 июне, 14:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International