Җиңү көне

     8 май көнне Алан авыл җирлеге буенча Бөек Ватан сугышында  үлеп калучылар истәлегенә төзелгән обелиск янында  тантаналы   митинг   узды. Митингта  сугыш һәм тыл  ветераннары, авыл халкы,  укытучылар коллективы һәм укучылар, килгән кунаклар катнашты. Чыгып сөйләүчеләр Җиңү бәйрәменең  иң кадерле бәйрәм булуын һәм бик күп корбаннар хисабына яулап алынуын тагын бер кат яшь буынның, митингта катнашучыларның исенә төшерде, бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә чакырды. Сугыш кырларында ятып калучылар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Бәйрәмнең икенче өлеше  чәй табыны артында дәвам итте. Өлкәннәр һәм укучылар көче белән хәзерләнгән концерт программасы һәркемнең  күңеленә хуш килде.


Фотоларны карарга


Соңгы яңарту: 2014 елның 14 мае, 14:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International