1 сентябрь көнне Алан урта мәктәбендә "Белем бәйрәме" үтте. Бәйрәмгә район үзәгеннән килгән вәкил Тимур Имамиев, авыл җирлеге башлыгы Әхмәт Габделгазизович һәм башка оешмалардан килгән җитәкчеләребез, ветеран -укытучыларыбыз катнашты. Бәйрәм җыр-шигырьләр белән үрелеп барды. Беренче сыйныфка 3 укучы кабул ителде. "Белем бәйрәме" нән соң сыйныфларда "ГТО" темасына тәрбия сәгатье үтте.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:41