Урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә

Җаваплылыгы чикләнгән  “Алан” ширкәтендә 2015 елгы урып- җыю төгәлләнеп килә. Хәзерге көнгә җыеп аласы 2277 га мәйданның 2167 га сугып алынды. Уртача уңыш 1 га 27,1 ц. Урып-җыю белән беррәттән салам җыйнау, көзге чәчү, җир эшкәртү эшләре алып барыла. Хәзерге көндә 700 га көзге культуралар чәчелде.

     

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 13:40

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International