• 21 Июнь 2018 г.

    Нәтиҗә ясар вакыт

    21 июнь – ял һәм хезмәт лагереның соңгы көне. Югары сыйныф укучылары өчен 18 көн сизелми дә узып китте. Балалар мәктәп территориясендә чәчәк клумбаларын тәрбияләделәр, яшелчәләргә су сиптеләр. “Бишенче хезмәт чиреге” дигән стендта һәр көнне нәтиҗәләр чыгарылды, бишлеләр куелды.
  • 21 Июнь 2018 г.

    22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн.

    Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Онытма, кешелек” исемле китап күргәзмәсе куелды.
  • 21 Июнь 2018 г.

    «Татар кызы-2018»

    20 июнь 2018 ел көнне  Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татар кызы” республика иҗтимагый фонды халыкара «Татар кызы-2018» бәйгесе булып узды.  Шушы бәйгедә безнең Теләче 3нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Шарифуллина И.И. катнашып, “Иң ихлас кыз” исемле номинациясендә  җиңү яулады. Коллегабызны котлыйбыз!
  • 21 Июнь 2018 г.

    20 нче июнь көнне Саба районында 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында футбол буенча “Күн туп” ярышлары булып узды.

    Ярышта Арча,Байлар Сабасы, Теләче, Балык Бистэсе,Әтнә районнары катнашты. Безнең район командасын өстәмә белем бирү педагогы Хәбиров Артур Рөстәм улы җитәкчелегендәге Теләче һәм Максабаш  урта мәктәбе укучылары яклады. Уен нәтиҗәләре буенча малайлар  2 урында калдылар.

Чаралар планы

Вакыйгалар календаре

Июнь 2018 ел.

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
     1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30  


Хезмәтләр Барлык хезмәтләр

Хисапларны түләү

Коммуналь түләүләр, элемтә, интернет, ТВ

Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования