26-29 августта Зәйдә “Авыл яшьләре” Х җәйге спорт уеннары уза.

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

“Энергия” стадионы, политехник колледж, ипподром, 1, 2, 4нче мәктәпләр, спорт-сәламәтләндерү үзәге спорт заллары, боз сараенда,  «Йолдызлык» балалар  лагере базасында волейбол, җиңел атлетика, гимнастика, көрәш, гер спорты, билбау көрәше, шашка, шахмат, өстәл теннисы, бадминтон, таяк тартышу, аркан тарту, туризм, сыер савучылар һәм механизаторлар осталыгы буенча ярышлар уза.   Аларда иң көчле авыл спортчылары ачыкланды.

 “Авыл яшьләре” спорт уеннары тарихына күз салсак, ул республика күләмендә ике елга бер тапкыр оештырыла. Бу ярышлар 1998 елдан  төрле районнарда үткәрелеп килә. 

Ярышлар 26 августта ук башланса да,  спорт уеннарының рәсми ачылышы 28 августта зур төзекләндерүдән соң заманча яңартылган “Энергия” стадионында булды. 

Дүрт көн дәвамында авыл спортчылары шәхси беренчелектә һәм командалар арасында барган киеренке ярышларда көч сынашты. 31 район арасыннан Теләче җыелма командасы беренче унлыкка кереп 7 урынга лаек булдылар. Соңгы тапкыр  2002 елда , район командасы 6 урынны яулаган иде.  Спортчыларны ихлас күңелдән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International