«Наше время – Безнен Заман».

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

3-4 ноябрь көннәрендә Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында “Безнең заман” республикакүләм оешма-предприятияләрдә эшләүче яшьләр фестиваленең Казан зонасы туры булып узды. Фестивальдә Казан шәһәрендә урнашкан җитештерү предприятияләре, төрле оешмалары белән беррәттән башкалага якын урнашкан районнардан җыелма командалар да катнашты. Фестивальнед төп шарты – катнашучының яше 18-35 яшь аралыгында булырга һәм аның рәсми эш урыны булу. Безнең районнан да шактый саллы составта түбәндәге вәкилләр чыгыш ясады: “Ак калфак”, “Сипкелләр”, ”Хәзинә” бию төркемнәре, “Теләче йолдызлары” вокаль ансамбле, мода күрсәтү буенча “Грация” коллективы, аерым җырчылар Лилия Маракова, Илсур Шәйдуллин һәм Илшат Салахиев. Ике көн барган сайлап алу турларыннан соң, безнең район яшьләре югары нәтиҗәләргә ирештеләр:

“Ак калфак” бию төркеме – “Хореография” номинациясендә 2 нче урын;

“Теләче йолдызлары” вокаль ансамбле – “Музыкаль юнәлеш” номинациясендә 2 нче урын;

Илсур Шәйдуллин – “Аерым башкаручы” номинациясендә 1 нче урын;

 Илшат Салахиев “Аерым башкаручы” номинациясендә 2 нче урын.

Райондашларыбыз фестивальнең финал өлешендә катнашу хокукына ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International