1989 елның 20 ноябре – Берләшкән Милләтләр оешмасының (БМО) бала хокуклары турында Конвенция кабул ителгән көн. Анда 18 яшькә кадәрге һәрбер кешенең шәхси хокуклары күрсәтелгән һәм ул 54 маддәдән тора. Баландыш төп мәктәбендә балаларның хокукларын яклау көне уңаеннан “Мин – бала,мин – кеше” дигән темага тәрбия сәгатьләре үткәрелде.