6 январь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре, авылдашыбыз композитор Фәрит Хатиповның туган көне уңаеннан китап укучылар арасында “Шушы яктан шушы туфрактан без” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Чарада композиторның иҗат юлына кыскача күзәтү ясалды.