Кызлар арасындагы ярышта 8 команда Кукмара, Әтнә, Арча, Теләче районнарыннан чыгыш ясады. Волейбол буенча Теләче спорт мәктәбе тренерлары Зәкиев Әзһәм Хамзович, Габделхаев Рәшит һәм Шәяхмәтов Шамил җитәкчелегендә “Теләче” спорт мәктәбе командасы составында Шәтке, Олы Мәтәскә, Теләче мәктәбе кызлары катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча кызлар арасында Шәтке һәм Олы Мәтәскә мәктәбе кызлары командасы 3 урынны яулады. Теләче мәктәбе 5 урында.
Спорт мәктәбе җитәкчелеге ярышларда катнашу мөмкинлеге тудырган өчен ООО “Агролак” генераль директоры Гиләҗетдинов Фәрид Фарук улына олы рәхмәтен белдерә.