2 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә “Яңа ел-китапханә белән” дип исемләнгән акция уздырылды.

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа елда китапханә ишекләрен иң беренчеләрдән булып кече яшьтәге китап укучылар ачты.Бу көнне китапханәче аларның игътибарын кызыклы сюрпризлар, мавыктыргыч әдәби биремнәр, яңа ел уеннарына һәм конкурсларына җәлеп итте. Кар кызы нәниләрне яңа китаплар һәм балалар язучыларының кыш турында язылган шигырьләре белән “тутырылган” библиоконфетлар белән “сыйлады”. Ә Кыш бабай аларны күргәзмәдәге “табышмак-кар бөртекләре” белән танышырга чакырды. Биш табышмакка дөрес җавап биргән балаларны баллы кучтәнәчләреннән авыз иттерде. Бу көнне акциядә катнашкан һәркем яңа ел агачына китапханә һәм китапханәче адресына булган изге теләкләрен, тәкъдимнәрен язып калдырды. Чара ахырында барлык катнашучылар оттырышсыз лотереяда катнашып истәлекле бүләкләргә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International