2018 елның 10 январь көнендэ Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Терешина Анна Павел кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Анна апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Теләче авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.