Кыш - балалар һәм өлкәннәрнең дә яраткан ел фасылы.

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Анда күпме тылсым һәм матурлык! Искечә Яңа ел бәйрәмен каршылау алдыннан Айдар авыл китапханәсе "Карлы кышның тылсымлы әкиятләре" исеме белән кычкырып әкиятләр уку оештырды. Балалар "Казлар-аккошлар", "Ай юрганы", Куян кызы", Т. Комзалованың "Новогодний почтальон", “Лесная красавица» китапларындагы әкиятләрне рольләргә бүлеп кычкырып укыдылар. Әкиятләр укыганнан соң,  китапханәче тормышта һәм бала тәрбияләүдә укуның әһәмиятле роле турында сөйләде. Үз чиратында укучылар да әкиятләрнең  мәрхәмәтлелек, өлкәннәргә хөрмәт хисе тәрбияләве турында нәтиҗә ясадылар һәм өйгә әкият китаплары яздырып алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International