2018 елның 23 гыйнвары көнне җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенең Алан товарлыклы-сөтчелек комплексы базасында ветеринария табиблары, ясалма орлыкландыру техниклары өчен семинар уку үткәрелде.

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

2018 елның 23 гыйнвары көнне җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенең  Алан товарлыклы-сөтчелек комплексы базасында ветеринария табиблары, ясалма орлыкландыру техниклары өчен семинар уку үткәрелде. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов катнашында узган чарада әүвәл 2017 елда терлекчелек өлкәсендә куйган эшкә нәтиҗә ясалды, алдагы көннәргә бурычлар билгеләнде.

Мал табибларын, ясалма орлыкландыру техникларын ясалма орлыкландыру серләренә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгының нәсел эше буенча бүлек җитәкчесе Рөстәм Сәетов төшендерде. Теоретик өлештә, аның тарафыннан белгечләргә ачык дәрес үткәрелеп, видеофильм күрсәтелсә, практик өлештә ул теләккә килгән сыерны ясалма орлыкландырып күрсәтте. Семинар- уку барышында ул мал табибларының, ясалма орлыкландыру техникларының күп санлы сорауларына җавап та  бирде. Шулай ук биредә җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенең ясалма орлыкландыру технигы Әлфия Кадыйрованың эш тәҗрибәсе, учет эше ныклап өйрәнелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International