Көрәш буенча район беренчелеге үткәрде.

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

2018 елның 24 гыйнварында  “Батыр” спорт комплексында “Теләче” балалар яшүсмерләр спорт  мәктәбе  авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы  Миңнегали Сафин призына 2002 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр арасында  көрәш буенча район беренчелеге үткәрде. Ярышта барлыгы 95 яшь көрәшче катнашты. Командалар беренчелеге түбәндәгечә хәл ителде:

1 урында – Баландыш

2 урында – Теләче

3 урында – Олы Нырсы

4 урында-  Олы Мәтәскә

5 урында- Олы Кибәхуҗа

6 урында-Иске Җөри

7 урында- Шәтке

8 урында-Олы Мишә

“Теләче” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе дирекциясе ярышны үткәрүдә булышлык иткәне өчен җаваплыгы чикләнгән «Теләче-Агро»  ширкәтенә зур рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International