Теләче урта мәктәбендә математика атналыгы кысаларында математика фәне буенча калейдоскоп булып үтте. Математика укытучысы Г.Р. Галимханова оештырган ярышта барлык сигезенче сыйныф укучылары да бик теләп катнашты. Укучылар ярышлар вакытында фән буенча булган белемнәрен, күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен күрсәттеләр. Уенда 8 б сыйныфы командасы җиңүче булды.