Теләче урта мәктәбендә математика атналыгы кысаларында « Физика фәне белгечләре” темасына уен булып үтте. Физика укытучысы И. Х. Алексеева оештырган ярышта барлык җиденче сыйныф укучылары да бик теләп катнашты. Укучылар ярышлар вакытында фән буенча булган белемнәрен, күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен күрсәттеләр. Уенда 7 б сыйныфы командасы җиңүче булды. 7 в сыйныфы икенче урында, 7а сыйныфы укучылары өченче урынны яулады.