30 январь көнне Теләче районы мәдәният йорты сәхнәсендә 18нче ачык республика яшьләр эстрада сәнгате “Созвездие- Йолдызлык 2018” фестиваленең район сайлап алу туры булып узды.

2018 елның 2 феврале, җомга

Бу фестиваль балаларның талантларын ачуга корылган. Шулай ук бу бәйгедә безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да катнашты. Алар хореография номинациясендә татар халык һәм “Стиляга” биюләре белән катнаштылар. Бу бәйгегә балаларны Сәмигуллина Гөлназ апалары әзерләде. Ул үз эшен белеп һәм яратып башкара, бик тиз балалар белән уртак тел таба белә. Фестивальга балалар бик теләп, канатланып әзерләнделәр һәм уңышлы чыгыш ясап, икенче турга уздылар. Афәрин !!! Зур сәхнәдә куркып югалып калмыйча, үзләрен бик иркен ышанычлы тоттылар.

  Ә без үзебезнең чиратыбызда балаларга бары тик уңышлар гына теләп калабыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International