Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да әлеге проект кысаларында уздырылган олимпиадада катнаштылар. Әйләнә- тирә мөхитне саклау тармагында катнашып 1 бала беренче урынга лаек булып медаль белән, ә 3 бала муниципаль дәрәҗәдә җиңүче исеменә лаек булып истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Барлык катнашучылр да оештыручылар тарафыннан җибәрелгән дипломнар алдылар. Алга таба да балаларыбызга зур уңышлар, биек үрләр телибез!