Мастер-класста район мәктәпләре укучылары,балалар бакчалары балалары һәм балалар иҗат үзәге һәм музыка мәктәбе балалары катнашты. Фестивальнең төп 3 номинациясе - вокал, хореография һәм конферанс буенча аларга башкаладан килгән педагоглар белем бирде. Актерлык осталыгы, вокал, конферанс буенча тренингны “Созвездие-Йолдызлык” фестивалененең продюссеры Дмитрий Туманов уздырды, вокал буенча дәресне Мәскәү кунагы, җырчы һәм артист Алина Ивах бирде, хореография серләренә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле балетмейстеры Райлә Гарипова төшендерде, “Созвездие-Йолдызлык” фестивале җитәкчесе урынбасары Айдар Гайнетдинов исә яңа сезонның үзгәрешләре белән таныштырды.