19 нчы февраль көнне безнең балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемендә 23 нче февраль-Ватанны Саклаучылар көненә багышланган чара үткәрелде.

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Чарабызның максаты- балаларда туган илгә һәм Россия Армиясенә хөрмәт, горурлык хисе тәрбияләү. Балалар бик шатланып әтиләренә һәм бабайларына өйрәнгән җырларын,биюләрен бүләк иттеләр, төрле спорт уеннарында көчләрен сынаштылар. Әтиләр һәм бабайлар да уеннарда бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International