25 февраль көнне Шармаш авыл китапханәсендә «Лучшие книги о родном крае» дип исемләнгән күргәзмә – презентация оештырылды. Әлеге күргәзмә китап укучыларны туган якның истәлекле урыннары белән таныштырды. Стажлы укучыларыбыз Шармаш авылы турында үзенең хатирәләре белән уртаклаштылар, авылның иң матур урыннары турында сөйләделәр.