1 март көнне Ямбулат авылы китапханәсендә прозаик, драматург, балалар язучысы Дәрҗия Аппакованың тууына 120 ел тулу уңаеннан "Җуелмас мирас" дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм әдәбияткә күзәтү үткәрелде. Д. Аппакова - ХХ йөзнең беренче яртысында татар балалар әдәбиятын үстерүгә үзенчәлекле өлеш керткән прозаик һәм драматург. Гомеренең соңгы елларында Д.Аппакова нәниләр өчен күп кенә әкиятләр һәм кечкенә хикәяләр иҗат итә. Аның халык авыз иҗаты әсәрләренә яки үз фантазиясенә таянып язган әкиятләре ("Сөмбел", "Иске чиләк", "Гөлчәчәк һәм сандугач", "Сараның башыннан үткәннәре" һ.б.) һәм кече күләмле хикәяләре ("Сөяк саплы пәке", "Йолдызкай", "Елка бүләге", "Шыгырдавыклы башмаклар" һ.б.) шул чор татар балалар әдәбиятында Абдулла Алиш традицияләрен уңышлы дәвам итүнең матур бер үрнәге булып торалар.