Бәйрәм белән сезне, гүзәл затлар!

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Сезне язның иң матур, соклангыч бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Бу барыбыз өчен дә аеруча якын, аерым көн. Җирдә табигатьнең уяну мәле, кояш та яктырак, җылырак карый кәефләрдә күтәренке, кешеләрнең йөзендә елмаю балкый. Хатын-кызларыбыз да үзләренең матурлыклары, мөлаемлыклары, киң күңеллелекләре белән язны хәтерләтә. Димәк, яз һәм гүзәл затларыбыз бәйрәме юкка гына бергә туры килмәгән.

Кешелек дөньясының иң күркәм, иң асыл сыйфатларын үзенә туплаган гүзәл затларыбызның җәмгыятьтә, район тормышында тоткан урыны әйтеп бетергесез. Район хуҗалыгының иң әһәмиятле тармаклары – сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф, терлекчелек өлкәсендә эшләүчеләрнең күпчелеге хатын-кызлар. Шунысын азсызыклап әйтергә кирәк, әлеге тармакларда гына түгел, башка хезмәт урыннарында да сез үрнәк эшегез белән раоныбыз үсешенә гаять зур өлеш кертәсез.

Хөрмәтле апалар, сеңелләр! Үз хезмәтегезнең алыштыргысыз осталары буларак, райондашларыбыз алдында тирән хөрмәт һәм абруй казандыгыз. Сез, барыннан да бигрәк, гаилә учагы җылысын саклаучылар, балалар үстерүчеләр, киләчәк буынны рухи яктан тәрбияләүчеләр. Балаларыгызны, оныкларыгызны җәмгыятебез өчен файдалы, чын кеше итеп тәрбияләүдә элеккечә тырышлык куярсыз, яшь буынның язмышы турында аналарча кайгыртырсыз дип ышанам. Районыбыз киләчәге, иминлеге сезнең кулларда.

Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезгә исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, иҗади уңышлар һәм бәхет телим. Йортыгызда, гаиләгездә һәрвакыт җылы, күңелле, ямьле булсын.

 

Илдус Зарипов, муниципаль район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International