Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә мәктәп укучылары белән “Ватаным Татарстан” гәҗитенә күзәтү үткәрелде. Укучыларга бу гәҗитнең башта “ Социалистик Татарстан” исеме белән чыгуы һәм анда безнең Фатих ага Хөснинең эшләве турында да аңлату эшләре алып барылды. Гәҗиттә төрле темаларга язмалар бар. Укып мәгълүмәт алу өчен бик кирәкле һәм кызыклы гәҗит.