Әмма бу матурлыкның бездән бик зур саклык тәлап итүен дә онытмаска кирәк. Олы Мәтәскә балалар бакчасында тәрбияче Хузиахметова Рузинә Вагдануровна бүген балалар белән " Боз китү! Матурлык һәм куркынычсызлык!" темасына әңгәмә үткәрде. Ул балаларга боз китүнең бик куркыныч булуын һәм сак булырга кирәк икәнен аңлатты.