Олы Мишә урта мәктәбе укучылары “Язгы яхшылык кылу атнасы “ акциясендә катнашалар. Башлангыч сыйныф укучылары “Җимлек операциясендә катнашып, салкын көннәрдә кошларны сөендерделәр. Тимурчылык отряды өлкәннәрнең капка төпләрен кардан чистарттылар. Юнармеецлар һәйкәл янын даими кардан арындырып торалар. “Хәтер” отряды членнары мәктәп музеена шефлык иттеләр. Мәктәбебез укучылары “Көн саен яхшылык кыл!” девизы астында яшиләр.