22-24 март көннәрендә Мамадышның Түбән Ошма авылында 2001-2003 елда туган егет-кызлар арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Балалар спорт мәктәбе укучылары да әлеге ярышларда катнашты.
52 кг үлчәү авырлыгында ирекле стильдә Гыйниятуллина Гүзәлия 1 урынны яулады. Ул 16-17 апрель көннәрендә Тамбов шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә катнашачак.
Олы Нырсыдан 55 кг-да Галәүтдинов Илмир, Шәткедән 71 кг-да Мәүлин Эмиль, Үзәктән 77 кг-да Баев Илфир 3 урында калды.