Китапханәдә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Толстой һәм без» дигән кычкырып уку сәгате үткәрелде. Әлеге уку сәгате Татарстанда Толстой елы буларак оештырылды һәм слайд – презентация белән үрелеп барды. Шулай ук, 2018 ел – Россиядә волонтерлар елы буларак билгеләп үтелә. Андый ирекле ярдәмчеләр хәрәкәте безнең районда да бар. Шуңа күрә, Толстой укуларын уртак оештыру максатыннан әлеге юнәлеш буенча шөгыльләнүче берничә укучы китапханәгә чакырылды. Әлеге чара язучының белемгә омтылыш турындагы кечкенә әсәре - «Филиппок» хикәясе буенча фикер алышудан башланды. Волонтерлар китап укучыларга әсәрнең нибары берничә генә биттән торуына карамастан, ни өчен күңелгә шулкадәр тирән уелып керүе хакында аңлаттылар, шулай ук, Толстой әсәрләре буенча бик күп сораулар бирделәр. Соңыннан язучының намуслы, гадел, һәм ярдәмчел булырга өйрәтүче «Косточка» һәм «Птичка» кебек гыйбрәтле хикәяләре укылды.