Горький ХХ гасырда рус әдәбияты үсешенә зур йогынты ясаган. Аны «беренче рус пролетариат язучысы» дип атыйлар. Күргәзмәдә А.М.Горькийның хикәяләре, очерклары, мәкаләләре һәм башка әсәрләре тупланган китаплар, тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан “Великий художник слова» буклеты урын алды. Шулай ук, язучының иҗатын бәяләгән мәкаләләр, аның тормышындагы Казан чорын тасвирлаган материаллар тәкъдим ителде.