Боз өстендә сак булыгыз!

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Теләче 2нче балалар бакчасында тәрбиячеләр балаларда куркынычсызлык кагыйдәләрен формалаштыру буенча системалы эш алып баралар.  Язгы чорда, аеруча  балалар һәм ата-аналар белән, боз белән капланган сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә юнәлдерелгән төрле эш формалары планнаштырыла.

  Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән су басулар, боз китүләр турында әңгәмәләр оештырыла. Әңгәмәләр барышында тәрбиячеләр балаларга сулыклар янына бармаска кирәклеге турында кисәтәләр, саксызлыкның нинди ачы хәсрәткә китерүен аңлаталар. Башка төркем балалары белән режим моментларында бу теманы яктырткан әдәби әсәрләр укыла, мультипликацион фильмнар карала.

 Ата-аналар өчен дә өчен мәгълүмати стендларга язгы чорда сулыклар янында үтәлергә тиешле кагыйдәләрне яктырткан  белешмәлекләр урнаштырылды, алар белән тематик әңгәмәләр үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International