Сәламәт булу- һәр кешенең иң зур теләге.

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Лесной балалар бакчасында сәламәт булып үсәр өчен, иртәнге гимнастика , физик тәрбия шөгыле бик төгәл алып барыла. Сәламәтлек – безнең иң зур байлык. Балалар сәламәт булсын  өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен дөрес үтәргә,  шул ук вакытта дөрес тукланырга һәм тиешенчә ял да итә белергә тиеш. Ял итүнең дә үз кагыйдәләре бар. Кеше сәламәт булганда һәм дөрес ял иткәндә, аның кәефе күтәренке була.

         Лесной балалар бакчасында кечкенәдән үк сәламәтлегеңне кайгырту буенча әңгәмәләр алып барыла. Балалар белән көндә саф һавага чыгу, табигатьнең матурлыгына соклану, төрле хәрәкәтле уеннар уйнау, сыйфатлы һәм файдалы ризыклар ашату  беренче урында тора. Сәламәт кешенең бар нәрсәсе була, шуңа без сәламәтлегебезне сакларга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International