“Аҗаган” бәйрәмен үткәрде.

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Бу атнада Теләче 2нче балалар бакчкасында патриотик тәрбия бирү максатыннан, физкультура тәрбиячесе Хәбирова А.Р.  мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Закирова А.Х. белән берлектә “Аҗаган” бәйрәмен үткәрде. Балалар командаларга бүленеп төрле уеннарда көч сынаштылар.  Уен  бакча ишегалдындагы  әзерләнгән каршылыкларны җиңүдән башланып китте, ә аннан соң балалар  кар астына яшерелгән сюрпризлы “мина”ларны эзләделәр һәм тапкан һәрберсен чыр-чу килеп “штабка” илтеп тапшырдылар. Иң сонгы этап – флагны эзләп табу иде, балалар махсус карта ярдәмендә флагны эзләп таптылар: нәтиҗәдә дуслык җиңеп чыкты. Бәйрәм бик  кызыклы һәм күңелле үтте. Өлкәннәр һәм уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче сабыйлар да бик сөенеп күзәтте бу уенны, алар  өйрәнеп, көч биреп тордылар.“Аҗаган” тәмамлангач, җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International