7 апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бу көнне, Олы Мишә урта мәктәбе укучылары, “ Без сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз!” девизы астында үткәрделәр. Сәламәтлек көне уңаеннан 9-11 нче сыйныф укучылары арасында волейбол ярышы узды. 2-8 сыйныф укучылары фельдшерлар белән очрашып, “ Туберкулез белән бергәләп көрәшик!” темасына лекция тынладылар.