Бүген Лесной балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча пландагы тикшерү булды.

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Лесной балалар бакчасы территориясенең, бинаның янгын куркынычсызлыгы таләпләренә  туры килүе тикшерелде. Электр чыбыкларының яңа булуына, беренчел янгын сүндерү җиһазларының төзеклеге һәм  дөрес урнаштырылуына игътибар ителде.  Бакчага  йөрүче балалар  һәм хезмәткәрләр  белән  янгын куркынычын булдырмау  турында әңгәмә  үткәрелде, сораулар бирелде. Тәрбияче үзвакытында белемнәрне киңәйтте, балалар бик кызыксынып янгын сүндерү машинасын ясадылар һәм янгын чыккан вакытта бу машинаның нинди авыр һәм җаваплы хезмәт күрсәткәнен сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International