Иҗат, күңел күтәренкелеге өчен дә менә дигән ай ул. Әлеге айлык кысаларында 11 апрель көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга карата “Ак каен” балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Габдулла Тукай - балалар шагыйре” дип исемләнгән чара узды. Китапханәче балаларны язучының китаплары белән таныштырды, әкиятләрен укыды. ”Мин кайсы әкияттән” дип аталган викторинада катнашып балалар Тукай әкиятләрен белүләрен исбатладылар.