Апрельдә без һәрвакыт Тукайны искә алабыз, аның шигырьләрен кат-кат укыйбыз, аңа багышлап төрле чаралар үткәрәбез.

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Шушы айлык  кысаларында татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 132 еллыгы уңаеннан 21 апрель  көнне Субаш авылы китапханәсендә  “Тукай бит ул - бөек шәхес, ул шигырьләр солтаны " дип исемләнгән шигырь бәйрәме уздырылды. Чараның максаты: балаларны Тукай иҗаты белән тулырак таныштыру. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен  сөйләделәр,  әкиятләрен  искә  төшерделәр.  Балалар  бу  чарада  бик теләп катнаштылар. Китапханәдә ай дәвамында  «Тукай эзләре буйлап» исемле күргәзмәсе эшләп килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International