28 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбе укучылары Исламов Фаил һәм Сәмигуллина Миләүшә Л.Н. Толстой исемендәге республика фәнни- гамәли конференциясендә катнашып кайттылар. Фаил бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, I урынны алды һәм дипломга лаек булды. Миләүшә актив катнашып , III урынга чыкты һәм диплом алды. Укучыларны республика фәнни- гамәли конференциясенә рус теле һәм әдәбияты укытучылары Е. Я. Нуртдинова и Р. Р. Мөхәммәтшина әзерләде. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!