19 май көнне Саба районының Икшермә авылында 2000-2002 нче елгы, 2003 елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында 1979 елгы чыгарылыш укучысы Миннибаев Р.Р призына көрәш буенча районара ярышлар узды. Барлыгы 4 команда катнашкан әлеге ярышларда балалар спорт мәктәбе укучылары да актив катнашып кайтты.
25 кг. үлчәү авырлыгында Хәйретдинов Ибрахим – 2 урын, 60 кг. үлчәү авырлыгында Шакиров Айбулат – 3 урын (Баландыш төп мәктәбе, тренерлары Җәләлиев Ф.Ф.), 25 кг. үлчәү авырлыгында Мусин Азат – 3 урын, 36 кг. үлчәү авырлыгында Антонов Рамиль – 3 урын, 29 кг. Антонов Әмир – 3 урын, 60 кг. югары үлчәүдә Зарипов Багир – 1урын, 70 кг. Гилфанов Ильсаф – 3 урын, 70 кг. югары үлчәүдә Муликов Данир – 1 урын (Теләче урта мәктәбе, тренерлары Гиниятуллин Ф.С.), 46 кг. Хафизов Айназ – 3 урын, Мавлин Эмиль – 1 урын (Шәтке урта мәктәбе, тренерлары Шәмсетдинов Р.М.); 50 кг. Иванов Антон – 1 урын, 60 кг. Хазиев Руслан – 2 урын (Олы Нырсы урта мәктәбе, тренерлары Гиниятов Р.М.) , 32 кг. Зиябиев Ислам – 3 урын (Олы Мәтәскә урта мәктәбе, тренеры Әскәров В.И.).
Гомумкоманда урыннары:
1 урын – Саба
2 урын – Теләче
3 урын – Азнакай
4 урын – Кукмара командалары
Җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.