“Без бергә”

2018 елның 22 мае, сишәмбе

18 май  көнне Казан шәһәрендә “Без бергә” республикакүләм балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсы булып үтте. Фестивальдә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендә “Стиль һәм мода” түгәрәгенә йөрүче бертөркем укучылары  катнашты. Яшь модельерлар үзләренең милли төсмерләр белән тегелгән киемнәрен күрсәттеләр һәм “Мода театры” номинациясендә I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International