12 июнь көнне, Россия көне уңаеннан районыбызда гомер итүче өч сугыш ветеранына Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.
Алар - Түбән Саурыш вылыннан Муса Шәрип улы Шәрипов, Олы Нырсы авылыннан Гарифулла Гыйният улы Гобәйдуллин, Аланнан Барый Гали улы Галиевлар. Дәүләт бүләкләрен ияләренә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм аның ярдәмчеләре, авыл җирлекләре башлыклары тапшырды.