Тәрбиячеләр балаларга янгынның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында сөйләделәр, слайдлар карадылар. Янгын булган очракта үз-үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында фикер алыштылар. 03 июль көнне балалар янгын сүндерүчеләр белән очраштылар. Балалар янгын сүндерүчеләргә бик күп сораулар бирделәр. Янгын сүндерүчеләрнең хезмәтен күргәч, малайлар, үскәч мин дә, янгын сүндерүче булам дигән теләкләрен белдерделәр. Балаларны эчкерсезлелекләре янгын сүндерүчеләрнең йөзләрендә елмаю хисе уятты.