Табигатьнең матурлыгына сокланырга һәм аңа сак караш тәрбияләргә өйрәтү максатыннан, 3 июль көнне, Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә «Дуслык» җәйге лагеренда ял итүче балалар белән «Яшел җәй табышмаклары» дигән викторина үткәрделәр. Балалар «Табигать белгечләре» һәм «Урман сукмагы серләре» турнирында катнаштылар; агачлар, чәчәкләр, су, кошлар турындагы табышмакларга җавап бирделәр; «Әгәр мин урманга килсәм» һәм «Дүртенчесе артык» уеннарында активлык күрсәттеләр. Әлеге чарада катнашучылар гади генә бәйгеләр һәм викторина ярдәмендә урманда яшәүчеләрнең һәм үзләренең сәламәтлекләренә зыян китермәс өчен тагын бер кат табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.