Июль ае балалар өчен иң күңелле чорларнын берсе.

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Баландыш мәдәният хезмәткәрләре 3 нче июль көнне, каникул чорында,  мәдәният йортында «Күңелле каникуллар!» исеме астында балалар белән күңелле уеннар оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары белән беррәттән шәһәрдән кунакка кайткан балалар да ике командага бүленеп ярыштылар. Табышмаклар, тизәйткечләр әйтешү, җитезлектә, тапкырлыкта ярышуда командалар берсе дә сынатмады, нәтиҗәдә дуслык җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International