Бу атна дәвамында без бу теманы өйрәнүдә төрле яктан карарга тырыштык.
Беренче көнне балалар төрле бөҗәкләр турында, аларның тормышы, кешегә китерә торган файдасы турында мәгълүмат алдылар. Балалар зур кызыксыну белән бөҗәкләр төшкән сүрәтләрне карадылар. Бөҗәкләр дөньясыннан алган үз кичерешләрен иҗатта белдерделәр, үз куллары белән аппликация ярдәмендә күбәләкләр, бөҗәкләр ясадылар.