Бәйрәмебездә халкыбызның милли уеннары уйналды, онытылып барган җырлар искә тошерелде. Ахирәтләребез истәлек-хәтирәләр яңартудан, бер-берсе белән ихлас сөйләшүдән соң, аларның күңелләре сафланып, яшәү дәртләре артып киткән кебек булды. Бәйрәмебез ахырында яшел чирәмгә табын корып, шифалы чишмә суы белән самавыр чәе эчтек.