Рус классик язучысы Лев Николаевич Толстой өлкәннәр өчен генә түгел, балалар өчен дә бик күп әсәрләр иҗат иткән.

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Балаларга аның хикәяләре, мәсәлләре бигрәк тә ошый. Язучының әсәрләре балаларны ярата белергә, ягымлы, кыю, гадел, эзләнүчән булырга өйрәтә. Язучының юбилее уңаеннан Ачы китапханәсендә "Л.Н. Толстой  для детей" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә балаларны язучының төрле әсәрләре белән таныштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International