Әлеге очрашуның максаты – балаларны юл хәвефләреннән саклау, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү. Шулай ук караңгы вакытта наклейкалар файдалану юлда травма алу куркынычын берничә тапкыр киметә икәнлеген аңлатылды. Очрашу файдалы һәм мавыктыргыч булды. Укучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җавап алдылар.